Менделеевск кешесен социаль челтәрләрдәге экстремистик контент өчен хөкем иткәннәр

Менделеевск районы прокуратурасы хөкем ителүчегә карата дәүләт гаепләүче дәгъвасын хуплаган.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Элек хөкем ителгән 34 яшьлек Менделеевск кешесе “Кешелек дәрәҗәсен кимсетүгә тиң булган күралмаучанлык яисә дошманлык тудыру” маддәсе нигезендә җинаять кылуда гаепле дип табылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев җиткерде.

Менделеевск районы прокуратурасы хөкем ителүчегә карата дәүләт гаепләүче дәгъвасын хуплаган.

Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр ир-ат социаль челтәрләрдәге үз битендә экстремистик эчтәлектәге видеороликлар, текстлар һәм сурәтләр урнаштырып килгән.

Экспертиза нәтиҗәләре нигезендә, материаллар “нинди дә булса социаль төркемгә караучы милләт, дин буенча дошманлык һәм ызгыш тудыручы” дип табылган.

Алдан ир-ат административ һәм җинаять җаваплылыгына шундый ук гамәлләре өчен тартылган булган.

Үз гаебен ул тулысынча таныган. Суд аңа ике ел да бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне ике ел сынау вакыты белән билгеләгән.