Казанның Вахитов районында чит ил машинасына ут капкан

Юл-транспорт һәлакәте Николай Ершов урамындагы 1нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында «Мицубиси Лансер» автомобиленә ут капкан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Юл-транспорт һәлакәте Николай Ершов урамындагы 1нче йорт каршында килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре ачыклана.