Бөгелмәдә яшүсмернең серле үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре булган хәлне ачыклый.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 13 октябрьдә Бөгелмәдә Ленин урамында 15 яшьлек үсмер аңсыз килеш табылган һәм ул ике көннән хастаханәдә үлгән. Әлеге факт буенча “Үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Яшүсмернең киемнәрен караганда газлы кечкенә баллон табылган. Тикшерү суд-химик, шулай ук суд-медицина экспертизасы үткәрүне билгеләгән. Аның нәтиҗәсендә мәктәп укучысының үлемен ачыклау мөмкинлеге булачак.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре булган хәлне ачыклый. Тикшерү эшләре дәвам итә.