Казанда җәяүлеләрне бәрдереп качып киткән ике машина йөртүчене эзлиләр

Узган шимбәдә 44 һәм 54 яшьлек ике ир-атны машина таптаткан.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Казанда җәяүлеләрне бәрдереп качып киткән ике машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәтләренең икесе дә узган шимбәдә булган.

11.00 сәгатьтә Белинский урамындагы 5нче йорт янында билгесез машинаның йөртүчесе 44 яшьлек ир-атны бәрдергән һәм шунда ук китеп барган.

Кичке алтынчылар киткәч, Курская урамындагы 23нче йорт янында «Тойота Камри» автомобиленең йөртүчесе «зебра» буйлап урам аркылы чыгучы җәяүлегә юл бирмәгән. Кагыйдә бозучы, 54 яшьлек ир-атны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән.

Һәр ике очракта да җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге юл һәлакәтләрен күрүчеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.