news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Бодрум районы урманында янәдән янгын чыккан

Туристлар ял итүләрен дәвам итә.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Бодрум районында кабат урман яна.

«Бүген Бодрум тирәсендә Кумбахче һәм Гюмбет районнарында янгыннар башланган. Янгын шәһәр ягына таба үрмәләгән янгынны сүндерергә тырышалар. Әлегә ут ялкыны йортлардан ерак. Туристлар ял итүен дәвам итә», - дип сөйләде шаһит РИА Новости агентлыгына.

Шимбә көнне Төркия авыл һәм урман хуҗалыгы министры Бекир Пакдемирли сүзләренчә, соңгы дүрт көндә 30 төрек провинциясендә 88 урман янгыны контрольгә алынган. Адан (Пос районы), Анталья (Манавгат, Аксеки, Газипаша), Мугла (Мармарис, Кёйджегиз), Мерсин (Айдынджик, Силифке), Османия (Кадирли) провинцияләрендә 10 янгынны сүндерү дәвам итә.

Янгыннар Төркиянең Бодрум һәм Мармарис популяр курортларына кагылды, берничә кунакханәдән кешеләрне эвакуацияләделәр. РИА Новостига Бодрум мэры Әхмәт Арас хәбәр иткәнчә, аның территориясендә урман янгыны сүндерелгән, эвакуацияләнгән барлык туристлар үз кунакханәләренә кайткан, зыян күрүчеләр юк.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100