news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тугыз катлы йортта янгыннан баланы коткарганнар

Бала фатирда үзе генә булган.

Казанда тугыз катлы йортта янгыннан баланы коткарганнар

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Бүген 14.36 сәгатьтә Казанның Ибраһимов проспектында 45нче йортта янгын турында хәбәр килде.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның дүртенче катында җиһаз һәм әйберләр януын ачыклаган.

Төтен таралган фатирдан биш яшьлек малайны коткарганнар. Янгын сүндерүчеләр фатир ишеген ачып кергән, балага махсус битлек кидереп урамга алып чыкканнар. Бала фатирда үзе генә булган.

15.05 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Фатирда 4 кв метр мәйданга зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100