Казанда ишегалдында 10 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Юл-транспорт хәрәкәте сишәмбе көнне кичен Ильич урамындагы 19/43 йорты янында килеп чыккан.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Казанда ишегалдында 10 яшьлек малайны бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.Юл-транспорт хәрәкәте сишәмбе көнне кичен Ильич урамындагы 19/43 йорты янында килеп чыккан.Башлангыч мәгълүматлар буенча, билгесез ир-ат автомобильдә йорт яныннан узганда ишегалдында самокатта йөрүче 10 яшьлек малайны бәрдергән. Машина йөртүче туктап тормаган, урыннан китеп барган.Казан Дәүләт автоинспекциясе шаһитларга 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.