news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында юл һәлакәтендә ике җиңел машинаның йөртүчеләре имгәнгән

Ике автомобиль дә җитди зыян күргән.

Кукмара районында юл һәлакәтендә ике җиңел машинаның йөртүчеләре имгәнгән
район ЮХИДИ

(Кукмара, 31 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче имгәнгән. Авария бүген кич Янсыбы борылышында булган. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 18.15 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән юлының 2нче чакрымында, Янсыбы авылына таба борылышта, «Лада Калина» һәм «Лифан» автомобильләре катнашында юл һәлакәте булды. «Лада Калина» автомабиленең 1970 елгы йөртүчесе Шәмәрдәннән Кукмарага таба хәрәкәт иткән вакытта идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм 1990 елгы хатын-кыз идарә иткән „Лифан“ автомобиле белән бәрелешә», — диделәр ЮХИДИдә.

Ике автомобиль дә җитди зыян күргән. Җиңел машиналарның алгы өлешләре ватылган.

Ә ике машина йөртүче дә төрле имгәнүләр белән район үзәк дәваханәсенә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100