Тикшерү органнары Башкортстанда Казан кызы үлеме факты буенча тикшерү башлады

Якынча мәгълүматларга караганда, кыз туңып үлгән

  (Казан, 31 март, «Татар-информ»). РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү органнары тарафыннан Ирәмәл паркы территориясендә кече яшьтәге баланың үле гәүдәсе табылу факты буенча тикшерү үткәрә.

Якынча мәгълүматларга караганда, 29 мартта 32 яшьлек әни кеше һәм аның 13 һәм 5 яшьлек балалары Казаннан Чиләбе өлкәсе Тюлюк авылына кайткан һәм төштән соң, мөстәкыйль рәвештә, Зур Ирәмәл тавына менәргә булган. Алар 7 км узгач, чәй эчкәннәр һәм әни кешенең дус кызы белән саубуллашканнар. Ул торак пунктка кайткан, ә калганнар юлларын дәвам иткән. Билгеләнгән вакытка хатын-кыз балалары белән кайтмаган. Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы һәм полиция көчләре белән Чиләбе һәм Башкортстан территориясендә югалган туристларны эзләү оештырылган.
30 мартта кич туристлар Башкортстан Республикасы территориясендә табылган. 13 яшьлек кыз туңып үлгән, 32 яшьлек әни кеше һәм 5 яшьлек малае медицина учреждениесенә озатылган.

Хәзер бу фаҗига нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе сайтында.