Кеше урлап китеп аны үтергән 4 Кытай гражданы кулга алынган

Кеше урлап үтерүдә шикләнелүчеләргә якын арада гаеп белдереләчәк.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Казанда 4 Кытай гражданының 51 яшьлек ир-атны урлап китеп үтерүе факты буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (“ж” һәм “з” пунктлары) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ ТК ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

51 яшьлек Кытай гражданының югалуы турындагы гариза аның улыннан 25 нче мартта килеп ирешкән. Хәбәрсез юкка чыккан ир-атның дуслары Казанның Юдино бистәсендә акча түләп фатирда яшәгән һәм сәүдә белән шөгыльләнгән ир-атның 25 нче мартка каршы төндә югалуы турында сөйләгән. Урланган ир-атның улына көндез билгесез затлар шалтыратып, әтисенең урлап кителүе турында хәбәр итә һәм аны азат итү өчен 10 млн сум акча сорый. Юкса, шалтыратучылар аны үтерү белән яный. Кыска вакыт эчендә оператив хезмәткәрләр урланган ир-атның иң якын танышларын таба, нәкъ менә алар корбанның финанс хәле һәм бизнестагы эшләреннән хәбәрдар була.

Кеше урлап үтерүдә шикләнелүчеләргә якын арада гаеп белдереләчәк. Үз ватандашларын урлап качучыларның берсе – 27 яшьлек эшмәкәр, калганнары - 26, 29, 34 яшьтәге эшсезләр. Алар Казанның Әмирхан проспекты буенча йортларның берсендә яши. Оперативниклар җинаять кылыр алдыннан күптән түгел Кытай гражданнарының Нагорный бистәсендә шәхси йортны арендага алуын ачыклаган. Йортта тентү барышында чормада полиция вәкилләре урланган ир-атның гәүдәсенә тап булган. Тикшерүчеләр фаразлаганча, йолым акчасы таләп иткәч, урлаучылар тоткынны үтерергә карар кыла. Ир-атның башын сөлге һәм ябышкак тасма белән урау нәтиҗәсендә ул җан бирә.

Тикшерүче үтенече буенча шикләнелүчеләргә карата суд тарафыннан сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайланган. Дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.