ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы референты Әлмәттәге юл-транспорт һәлакәте турында: “Эшне беркем дә ябарга җыенмый”

Һәлакәттә катнашучы - ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгының улы Рамил Миңнеханов

 (Казан, 31 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген ТР Дәүләт автоинспекциясендә 28 нче мартта Әлмәттә булган юл-транспорт һәлакәтен шәрехләделәр.

Булган мәгълүмат буенча, сәгать 20.20 Әлмәттә Бигаш урамындагы йортларның берсенең каршында Әминов урамы ягыннан Төзүчеләр проспектына хәрәкәт иткәндә “Ленд Ровер” автомобиле йөртүчесе, юлда кисәк кенә пәйда булган җәяүлене бәрдермәс өчен, юлның сул ягына борган һәм 17 яшьлек егетне (Әлмәт политехник техникумының 2 курс студенты) бәрдергән, ул тукталышта басып торган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле урында ук җан биргән. Чит ил машинасы руле артында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгының улы Рамил Миңнеханов утырган.

“Татар-информ” МАна әлеге мәгълүматны ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы референты Рауль Тинчурин раслады. Ул хәбәрче белән әңгәмәдә социаль челтәрләрдә җәмәгатьчелекнең реакциясен билгеләп үтте, алар беренче җәяүленең булмавы турында хәбәр итәләр.

“Гайбәтне чынбарлыктан аеру – тикшерүнең бурычы, ул хәзер шуның белән шөгыльләнә. Хәзер безгә дә, сезгә дә беркем комментарий бирмәячәк. Тулырак мәгълүматны соңрак алып булачак”, - диде ул.

Әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, Рифкать Миңнеханов – тормыш принципларына ия кадрлы офицер.

“Эшне беркем дә ябарга җыенмый”, - дип йомгак ясады ул.