“Светлый” торак комплексында төзелеш эшләре барышында берьюлы ике бәхетсезлек очрагы булган

Татарстанда төзелештә эшчеләрнең үлеме һәм имгәнүе буенча җинаять эшләре кузгатылган

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Питрәч районы Көек авылында “Светлый” торак комплексында төзелеш эшләре производствосында берьюлы ике бәхетсезлек очрагы булган.
21 нче март көнне иртән Питрәч районы Көек авылында “Светлый” торак комплексында төзелеш эшләре производствосында “Спецстрой” ҖЧҖ 23 яшьлек хезмәткәренең аягы таеп китә һәм өченче каттан егылып төшә. Нәтиҗәдә, күп санлы сынулар белән ир-ат госпитализацияләнә.
Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 143 нче маддәсенең 1 нче часте (хезмәт сагы таләпләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу) буенча җинаять эше кузгатылган.
Моннан тыш, 2014 нче елның 28 нче мартында, “Светлый” торак комплексында төзелеп килүче йортның нигез чокырында, “Спецстрой” ҖЧҖ нең 37 яшьлек хезмәткәрен тимер-бетон плитә сыткан. Нәтиҗәдә, ир-ат урында ук җан бирә.
Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ ҖК 143 нче маддәнең 1 нче часте буенча җинаять эше ачылган.
Хәзерге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.