Татарстан прокуратурасы рейдерларга карата чыгарылган хөкем карары белән риза булмыйча шикаять бирергә ниятли

Суд карарын өйрәнгәннән соң прокуратура кассация гаризасы бирергә планлаштыра

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан прокуратурасы рейдерлар төркеменә карата чыгарылган хөкем карары белән риза булмыйча шикаять бирергә ниятли. Суд карарын өйрәнгәннән соң прокуратура кассация гаризасы бирергә планлаштыра. Бу хакта кичә журналистлар белән үткәрелгән традицион Яңа ел очрашуында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров хәбәр итте.
“Суд аларга бик түбән җәза билгеләде. Без болай булырга тиеш түгел дип саныйбыз”, - диде прокурор.
Искәртеп узабыз, рейдерларга карата хөкем карарын Казанның Вахитов районы суды чыгарды. Өч гаепләнүчегә шартлы җәза бирелде, тагын өчесе 3 елдан 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Светлана Семинага карата җинаять эше суд тарафыннан аерым производствога бүленде һәм өстәмә тикшерү үткәрү өчен прокурорга кайтарып бирелде.