Район юлында исерек җәяүле машина астында һәлак булган

29 көндә Татарстанда 34 кешенең гомере транспорт һәлакәтләрендә өзелгән

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Декабрьның 29 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда булган транспорт һәлакәтләрендә 34 кешенең гомере өзелгән, 390ының тәне төрле дәрәҗәдә имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән. Шул исәптән Казанда 1 кеше үлгән, 148е имгәнгән.

Республика ЮХИДИ идарәсе шундый мәгълүмат биреп, 28е кичке 5 тулганда булган фаҗигане шәрехли. Мамадыш – Кумара юлының 43 нче чакрымында “Киа Серато” руленда барган 1957 елгы ир, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 нче пунктын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган һәм юлда исерек хәлдә торган җәяүлене таптаткан. 1957 елгы җәяүле исә шунда һәлак булган.