news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда иртән электр транспортына QR-кодсыз 11 пассажир кертелмәгән

Метрога кодлары булмаган дүрт пассажир үтә алмаган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртәнге сәгать тугыздан Казанның электр транспортына QR-коды булмаган 11 пассажир утыра алмаган. Бу хакта «Метроэлектротранс» оешмасы телеграмм-каналда хәбәр итә.

Трамвай һәм троллейбусларда җиде тәртип бозучы булган. Әлеге пассажирлардан транспорттан төшеп калуларын сораганнар.

Метрога кодлары булмаган дүрт пассажир керә алмаган.

Исегезгә төшерәбез, транспортта битлек режимын тикшерү дәвам итә. Узган көндә генә дә метрополитенда битлекләрсез 200дән артык кеше ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100