Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көчле җил сәбәпле, Истанбул аэропортларында рейслар туктатылган
Пассажирларга рейслар турында мәгълүматны авиапассажирлар сайтында яки колл-үзәктә ачыкларга киңәш итәләр.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Давыллы җил аркасында, Төркиянең Истанбул аэропортлары рейсларны кабул итү һәм җибәрүне туктатты, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы Turkish Airlines авиакомпаниясе вәкиленә сылтама белән.
«Хәзерге вакытта көчле җил аркасында Истанбулдан оча торган рейсларга пассажирларны теркәү туктатылды. Һавадагы самолетларны башка аэропортларга җибәрү мөмкинлеген бәяләү бара», — диде авиакомпания вәкиле.
Turkish Airlines матбугат секретаре Яхья Устюн Twitter аша пассажирларга рейслар турында мәгълүматны авиапассажирлар сайтында яки колл-үзәктә ачыкларга киңәш итте.
Истанбулда һәм Төркиянең төньяк-көнбатышында давыл вакытында алты кеше һәлак булган, җил тизлеге сәгатенә 130 километрга җитә, түбәләр җимерелгәч, 46 кеше имгәнгән. Истанбулдагы РФ Генераль консуллыгы вәкиле сүзләренчә, һәлак булучылар арасында Россия гражданнары юк, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз