news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында ярма төягән йөк машинасы ауган, йөртүчесен хастаханәгә озатканнар

Авария кичә Яңа Зареченск авылы янында төнге сәгать уникенчедә булган.

Баулы районында ярма төягән йөк машинасы ауган, йөртүчесен хастаханәгә озатканнар
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария кичә Татарстанның Баулы районында Яңа Зареченск авылы янында төнге сәгать уникенчедә булган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, Удмуртиянең ярма төягән «Камаз» машинасы юл кырыена төшеп киткән. 

«Ашыгыч ярдәм табиблары һәлакәт урыныннан йөк машинасы йөртүчесен хастаханәгә алып киткән. Ир-ат күкрәге авыртуга зарланган», — диделәр авария шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100