Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тиешсез урыннан юлны йөгереп чыкканда ир-атны машина бәрдергән
Ике аягы сынган җәяүлене хастаханәгә китергәннәр.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ир-ат юл аркылы машина алдыннан йөгереп чыкканда авыр җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һәлакәт 13.03 сәгатьтә Глушко урамы һәм Җиңү проспекты киселешендәге юлда булды. Биредә тиешле булмаган урында юлдан чыгучы ир-ат «Чери» кроссоверы тәгәрмәчләре астында калган.
Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле ике аягын да сындырган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз