Социаль челтәрдә Казан мәктәбендәге янгынның видеосы пәйда булды

Янгында ике кеше зыян күргән, икесе дә олы яшьтәге ир-атлар.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрдә Казанның Киров районы Бишбалта бистәсендәге 32нче мәктәптә чыккан янгынның видеосы пәйда булган.

Исегезгә төшерәбез: алданрак «Татар-информ» агентлыгы янгын чыккан 32нче мәктәптән 469 баланы һәм 33 укытучыны эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр иткән иде. Эвакуацияләнүчеләрне 15 нче мәктәпкә һәм Тарпищев үзәгенә урнаштырганнар. Төтен эчендә калган 20 кешене янгын автобаскычы белән коткарганнар. Барлык кешеләр дә мәктәптән өч минут эчендә чыгарылган. Янгын булган урында янгыннан саклану хезмәтенең дүрт звеносы эшли. Ачыкланганча, янгын беренче каттагы технология кабинеты остаханәсендә чыккан.

Казан мәктәбендә чыкан янгында ике кеше зыян күргән. Аларның берсе 25 яшьлек укытучы һәм икечесе - 70 яшьлек эшче. Укытучы янгын вакытында тәрәзәне ваткан һәм шунда кулын кискән. Аңа ярдәм күрсәтеп өенә кайтарып җибәргәннәр. Эшче мәктәптә агымдагы ремонт эшләре белән шөгыльләнгән. Янгын сүндерергә тырышканда аякларын пешергән. Балалар арасында зыян күрүчеләр юк.