420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Лаеш районында “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыер абзарында янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Пәрәү авылында урнашкан бер катлы 1400 квадрат метр мәйданны биләгән сыер абзары яна башлаган. Янгыннан сыерлар, бозаулар, үгезләр – барлыгы 171 мал коткарылган.
Янгын мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын нәтиҗәсендә ишек, өлешчә диварлар һәм түбә янган. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.