Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 32 нче мәктәбендә чыккан янгында ике кеше җәрәхәтләнгән
Алар 25 яшьлек укытучы һәм хуҗалык эшләрен башкарган 70 яшьлек ир-ат.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Казанның 32 нче урта мәктәбендә чыккан янгында ике кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аларның берсе – 25 яшьлек укытучы. Ул янгын вакытында кулы белән тәрәзә пыяласын ваткан. Ир-ат Казанның 12 нче хастаханәсенә озатылган. Анда аңа медицина ярдәме күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Шулай ук бу мәктәптә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче 70 яшьлек ир-ат та янгын сүндерергә теләп, аягының тубык тирәсен җәрәхәтләгән.
Мәгълүм булганча, янгын сүндерү вакытында укучы балалар күршедәге 15 нче мәктәпкә һәм Тарпищев исемендәге теннис академиясе бинасына күчерелгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз