Балтачта мәчет акчаларына кул сузган карак тотылган

Җинаятьне эшләүдә гаепләнүче, бу юлга авыр гаилә хәле һәм акчасызлык этәрде, дип белдергән.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Вакыйф Зәкиев). Балтачта җиде мәчетне баскан каракны тоттылар, дип яза районның “Хезмәт” сайты.

Узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә Балтачныкы булып чыккан. Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга өлгерә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу кешенеӊ машина белән йөрүен дә, максаты - каерып ача ала торган сәдакә әрҗәләре икәнен дә беләләр. Берничә җиргә яшертен сак куярга туры килә һәм 7 мәчеткә - Кариле авылы мәчетенә килгән «төнге кунак»ны җинаять эшләгән вакытта кулга алалар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаятьне эшләүдә гаепләнүче, бу юлга авыр гаилә хәле һәм акчасызлык этәрде, дип белдергән.