Әлмәттә агулану очраклары арткан

27 кеше якты дөнья белән хушлашкан

 (Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районында 18 еннән 24 ноябрьгә кадәр, ягъни бер атна эчендә алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган сыеклыклар белән 5 кеше агуланган. Аларның 3 есе үлгән.
Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина искәрткәнчә, алар исерткеч эчемлекләр кулланган булган. Быелның ун аенда барлыгы 50 агулану очрагы теркәлгән. Шулардан 27 кеше якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.