Кукмарада полицейскийларга һөҗүм итүче экстремизм тарафдары буларак исәптә тормаган

Бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек Антипов полиция бүлегенә ут төртергә маташкан. Тоткарлаган вакытта ул полицейскийларга каршылык күрсәткән, берсен пычак белән яралаган. Тәртип сакчылары аны атып үтергән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада полицейскийларга һөҗүм иткән үсмер экстремизм тарафдары буларак исәптә тормаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак китергән мәгълүматлар буенча, бүген төнлә полицейскийларга пычак белән ташланган 16 яшьлек үсмернең әнисе Башкортстанда туган һәм шунда яшәгән. Быелның апрель аенда ул кияүгә чыккан һәм Кукмарага күченеп килгән. Яшүсмер сеңлесе белән Башкортстанда әбисе янында яшәп калган. Быелның җәендә ул Ижевскида пицца пешерү серләренә өйрәнгән һәм сентябрь аенда шулай ук Кукмарага күченеп килгән.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек Антипов полиция бүлегенә ут төртергә маташкан. Тоткарлаган вакытта ул полицейскийларга актив каршылык күрсәткән, берсен пычак белән яралаган. Тәртип сакчылары аны атып үтергән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Аны республика Президенты һәм ТР прокуратурасы махсус контрольгә алды.