news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин һәм Илдус Нәфыйков Кукмарада зыян күргән полицейский янында булды

Төнлә Кукмарада полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән җинаятьчене атып үтергәннәр.

Артем Хохорин һәм Илдус Нәфыйков Кукмарада зыян күргән полицейский янында булды

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Кукмарада һөҗүм вакытында зыян күргән полиция хезмәткәре янында хастаханәдә булды. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция кече лейтенанты Ленар Әһлиуллин Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм иткән 16 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганда җәрәхәтләнгән. Артем Хохорин полицейскийның хәле белән кызыксынды, аңа кыюлыгы һәм профессиональлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул Ленар Әһлиуллинга тизрәк савыгуын теләде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Кукмарада полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән яшүсмерне атып үтергәннәр. 16 яшьлек егет янучан сыеклык салынган ике шешәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге территориясенә ыргыта һәм качып китә. Полиция хезмәткәрләре аны куып тота, ул каршылык күрсәтә һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралый.

Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Кукмара кешесе яралана һәм үлә. Соңрак фаҗига урынында төшерелгән видео чыкты.

Татарстан прокуратурасы һәм Татарстан Президенты «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча эшне тикшерүне аерым контрольгә алды.

Полицейскийларга һөҗүм иткән яшүсмер экстремизмга бәйле исәптә булмаган. Кремль шулай ук бу һөҗүм белән Франциядәге теракт арасында бәйлелек күрми. Агентлыкка билгеле булганча, яшүсмернең үги әтисе газүткәргечне шартлату өчен хөкем ителгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100