Казан үзәгендә ике автобус бәрелешкән

Юл һәлакәте бүген иртән Нариманов һәм Татарстан урамнары киселешендә булган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Казан үзәгендә ике автобус бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га авария шаһиты хәбәр итте.

Әлеге юл һәлакәте бүген иртән Нариманов һәм Татарстан урамнары киселешендә булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, беркем дә зыян күрмәгән.