Казан вокзалында хатын-кыздан ноутбук урлаган егет тоткарланган

Егет җайланманың зарядкада булуын һәм аны беркем дә карап тормавын күргән һәм аны урларга карар кылган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар «Казан» вокзалында пассажир ханымнан ноутбук урлаган егетне тоткарлаган. Бу хакта шәһәр транспорт полициясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полициягә хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул махсус билгеләнгән урында зарядкага куйган ноутбук югалуын хәбәр иткән.

Тиздән полицейскийлар кайнар эздән 25 яшьлек егетне тоткарлый. Ул җайланманың караучысыз калганлыгын һәм аны урларга ниятләгәнен әйткән.

Әлеге факт нигезендә «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Егеткә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.