Мәктәп автобусларын йөртүчеләр ике атна эчендә 1667 тапкыр тизлек режимын бозган

Мәктәпкәчә белем бирү, балалар һәм яшүсмерләр спорт учреждениеләре автобусларының 8378 тапкыр тизлек режимы бозулары теркәлгән.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ").Татарстанда 13нән 26 октябрьгә кадәр мәктәп автобусларын йөртүчеләр 1667 тапкыр тизлек режимын бозган. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл төзелеше министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Мәктәп маршрутлары буенча хезмәт күрсәтә торган 724 автобусның 25е "Глонасс+112” системасында мониторинг өчен җавап бирми. Аерым алганда, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Яшел Үзән, Сарман һәм Чистай районнарында шундый хәл. Шул ук вакытта аларның "тревога" кнопкасы һәм тавыш элемтәсе төзек.

Җаваплы муниципаль берләшмәләрдән һәр көнне иртәнге 8гә кадәр автобусларның маршрутка фактта чыгу я чыкмавы турында рапорт булырга тиеш. Муниципаль районнарның күбесе, Казан, Балтач, Баулы, Чистай, Спас, Азнакай һәм Арчадан кала, бу эшне башкарып килгән.

Мәктәпкәчә белем бирү, балалар һәм яшүсмерләр спорт учреждениеләре 290 автобусларының 8378 тапкыр тизлек режимы бозуы теркәлгән. Мәгълүмат муниципаль берләшмәләргә машина йөртүчеләргә инструктаж үткәрү өчен җибәрелгән.