Чаллыда җиңел машина агачка бәрелгәч, йөртүчесе һәлак булган

Авария төнге икеләрдә, «Тулпар» ат спорты мәктәбе тирәсендә булган.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда «ОКА» машинасы юл читенә төшкән һәм көчле бәрелүдән агачка чорналып диярлек калган.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария төнге икеләрдә, «Тулпар» ат спорты мәктәбе тирәсендә булган. 

«Авариядә машина йөртүче ир-ат урында ук һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.