Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешесе Самара өлкәсеннән дельтапланда очып кайтканда һәлакәткә юлыккан
Өлкән яшьтәге ир-ат умыртка баганасын сындыра, аны хастаханәгә алып китәләр.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкән яшьтәге ир-ат Самара өлкәсендә мотодельтапланда очканда һәлакәткә тарыган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Һава судносы Семеновка авылыннан бер километр ераклыкта очарга маташканда каты итеп килеп утырган. 62 яшьлек пилот зыян күргән, дельтаплан нык җимерелгән.
«Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булганча, дельтаплан пилоты — Яшел Үзән кешесе. Ул Самара өлкәсенә абыйсы янына кунакка барган булган, ә һәлакәткә, кире Татарстанга кайтканда, юлыккан.
Мотодельтапланны ир-ат 2014 елда сатып алган. Аның очышка рөхсәте булмаган.
Умыртка баганасы сыну диагнозы белән Татарстан кешесен Самара өлкәсе хастаханәләренең берсенә алып киткәннәр. Хокук саклау органнары бу хәлгә тикшерү үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз