Яшел Үзәндә юл-транспорт һәлакәтендә бер бала зыян күргән

Юл фаҗигасы машина йөртүченең исерек хәлдә булуы аркасында килеп чыккан.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә исерек хәлдә чит ил машинасы белән идарә итүче ир-ат юл-транспорт һәлакәтен булдыра, анда бер бала зыян күрә. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

"Ак чит ил машинасы зур тизлектә каршы як полосага чыгып, машинага бәрелгән. Һәлакәт булдырган чит ил машинасы йөртүчесе вакыйга булган урыннан китергә ашыкканда, башка транспорт чараларына бәрелгән. Ак төстәге чит ил машина йөртүчесе исерек хәлдә булган. Ә икенче машинада бала булган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр», – ди яза фаҗигане күрүче. Юл һәлакәтендә башкалар зыян күрмәгән.