29 көндәге һәлакәтләр 61 кешене алып киткән

Республикада кешеләргә бәла-каза китергән 498 транспорт һәлакәте булган

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан киңлекләрендәге юлларда шушы айның 29 көнендә кешеләргә бәла-каза китергән 498 транспорт һәлакәте булган, боларның 228е республика башкаласына туры килә.

Шулар нәтиҗәдә, 61 кешенең гомере өзелгән һәм 609ы имгәнгән, җәрәхәтләнгән, транспорт һәлакәтләре саны буенча республикада “алдынгылыгын” бирмәгән Казанда исә фаҗигаләр 9 кешене бакыйга алып киткән, 269 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә зыян күргән.

Юллардагы статистик мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынды.