Тәтеш районында янгын сүндерүчеләр терлекләр сараендагы янгынны сүндергән

12 минут эчендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга чик куган.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Тәтеш районының Чинчурино авылында янгын сүндерүчеләр терлекләр яшәгән сарайдагы янгынны сүндергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янгын турындагы хәбәр Тәтеш районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бүген 1.03 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл урынына 133 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килә. Алар 15 чакрым юлны узып, 21 минуттан соң утны сүндерүгә керешә. Ут барлык 24 квадрат метр мәйданны биләп алган. 12 минут эчендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндерә.