news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахитов суды Finiko финанс оешмасына нигез салучы Кирилл Доронинны кулга алды

Доронинга «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов районы суды Finiko финанс оешмасы җитәкчеләренең берсе булган Кирилл Доронинны сак астына алды.

Тикшерү судта Доронинны 2 айга кулга алу турында сорады. Прокуратура 28 сентябрьгә кадәр үтенечне хуплады.

Finiko оештыручыны тикшерүчегә сорау алуга килгән вакытта тоткарлыйлар. Доронин үзе хәбәр иткәнчә, ирекле рәвештә килгән һәм экспертиза турында үтенеч бирергә теләгән.

Аның Россия һәм Төркия паспортларын алганнар. Соңгысын ул 4-5 атна элек Онур Намик исеменә алган. Доронин аны өй арестына урнаштыруларын сораган, октябрьдә аның хатыны бала табарга җыенуын аңлаткан.

Нәтиҗәдә, Вахитов суды аны 2 айга, 28 сентябрьгә кадәр сак астына җибәргән.

Доронинга «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Узган ел РФ Үзәк Банкы Finiko оешмасында финанс пирамидасы билгеләрен ачыклаган. Декабрь аенда ТР прокуратурасы инициативасы буенча җинаять эше кузгатылган.

Кулга алынганчы Доронин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсенә үз партнерлары – Зыгмунт Зыгмунтович, Марат һәм Эдвард Сабировларга карата гариза язуын хәбәр иткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсендә җинаять эше билгеләнмәгән затларга карата кузгатылган, дип хәбәр итәләр. Бүген хокук сакчылары Кирилл Доронинны тоткарлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100