news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Тышкы эшләр министрлыгы: Россия туристларын Төркиядән эвакуацияләү зарурлыгы юк

Россия аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә әзер.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россия туристларын Төркиядән эвакуацияләү зарурлыгы юк, әмма Россия аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә әзер, дип белдерде РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко.

«Вазгыятьне илчелек кенә түгел, безнең консуллык вәкилләре дә хәбәр итә. Әлегә алар хәлнең тулаем контрольдә тотылуыннан чыгып эш итә», - дип белдерде Глушко җомга көнне журналистларга «Интерфакс»ның россиялеләрне эвакуацияләү мөмкинлеге турындагы соравына җавап биреп.

«Бу кризислы карарларны кабул итәргә туры килердәй хәлдә калмасак иде, шуңа да карамастан, әгәр кискен ихтыяҗ туса, безнең яктан анда безнең гражданнарның имин булуы өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк», - дип өстәде Грушко.

РФ Тышкы эшләр министры урынбасары билгеләп үткәнчә, Россия Төркиядәге янгыннарны күзәтеп тора, Әнкарага ярдәм күрсәткән, шул исәптән Бе-200 самолетлары янгын сүндерү өчен җибәрелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100