Генераль консуллык Төркиядәге Россия кешеләрен эвакуациягә әзер булырга өндәде

Коткаручылар торак йортларга һәм кунакханәләргә куркыныч яный торган янгын чыганакларын сүндерә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Генераль консуллык Төркиянең янгын куркынычы булган төбәкләрендәге Россия кешеләрен игътибарлы һәм эвакуациягә әзер булырга өндәде.

«Генераль консуллык префектура һәм шәһәр хакимиятендә алган мәгълүмат буенча, зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк», — дип хәбәр итә дипмиссия вәкиленә сылтама белән РИА Новости.

Элегрәк Төркия авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министры Бекир Пакдемирли хәбәр иткәнчә, республиканың алты көньяк провинциясендә урманнар яна. Анда дүрт кеше үлгән, 180 кеше зыян күргән.

Янгын Бодрум һәм Мармарис кебек популяр курортларга йогынты ясаган, анда кайбер кунакханәләрдә яшәүчеләрне күчергәннәр. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, алар әйләнеп кайткан, туристлар арасында зыян күрүчеләр юк.

Коткаручылар торак йортларга һәм кунакханәләргә куркыныч яный торган янгын чыганакларын сүндерә. Шул ук вакытта кунакханәләрнең күбесе штатлы режимда эшли һәм яңа кунакларны кабул итә.

Анталиянең Манавгат провинциясендә һәм аның тирәсендәге янгынны чикләгәннәр. Анталияда курорт зоналарына куркыныч янамый. Кичә кич коткаручылар Бодрумда (Мугла провинция) Гювернджинлик отельләре янындагы янгынны сүндерә алган.