Казанда «Лада» автомобиле зур тизлектә йорт почмагына килеп бәрелгән, шоферы үлгән

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген төнге икеләр тирәсендә Гвардия урамында булган.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле зур тизлектә йорт почмагына килеп бәрелгән, шоферы үлгән. Бук хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария бүген төнге икеләр тирәсендә Гвардия урамындагы 6нчы йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан, шуннан соң койманы, җәмәгать транспорты тукталышындагы павильонның бер өлешен җимереп, йорт почмагына килеп бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, машина йөртүче алга җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм каретасында якты дөнья белән хушлашкан. Шулай ук җиңел автомобильдәге өч пассажир (19 һәм 20 яшьлек кызлар) зыян күргән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.