news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәскәү татарлары Штабы» аксакаллар советы әгъзасы Яхъя Гыйбадуллин вафат

«Инсан» татар нәшрияты җитәкчесен соңгы юлга икенче июльдә озатачаклар.

«Мәскәү татарлары Штабы» аксакаллар советы әгъзасы Яхъя Гыйбадуллин вафат
https://youtu.be/Qsx5iFsANbE

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә 91 яшендә «Инсан» татар нәшрияты җитәкчесе, «Мәскәү татарлары штабы» аксакаллар советы әгъзасы Яхъя Гыйбадуллин вафат булган. Ул икенче июльдә Пушкин шәһәренең Ивантеев зиратында җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина хәбәр итте.

«Соңгы елларда Яхъя Гыйбадуллин „Татар штабы“ белән актив хезмәттәшлек итте, Мәскәүнең аксакаллар советында булды, яшьләр белән очрашты, түгәрәк өстәлләрдә, „Татар штабы“ чараларында катнашты», — диде ул.

Гөлнара Яруллина Яхъя Гыйбадуллинны зыялы, зирәк аксакал, үз эшенең остасы һәм татар халкының патриоты булып истә калуын әйтте. «Аның китаплары әле күп еллар татар яшьләре өчен гыйлем чыганагы булачак. Яхъя абый хезмәтләре белән үзенә һәйкәл куйды», — дип билгеләп үтте ул.

«Яхъя Гыйбадуллин, армия генералы Мәхмүт Гәрәев турында китапларын бастырып, Бөек Ватан сугышы хакындагы тарихи дөреслекне саклауга зур игътибар бирде. Мәхмүт Гәрәевнең „Сугышның күпсанлы битләре“, „Минем соңгы сугышым“, „Җиңү полководецлары“ кебек тикшеренүләре — барысы да „Инсан“ нәшрияты ярдәмендә дөнья күрде», — диде Гөлнара Яруллина.

Яхъя Гыйбадуллин 1929 елда Татарстанда туган. Коллективлаштыру елларында гаиләсе Костромага күченә. Казан авиация институтын тәмамлый, гомерен фәнгә багышлый. 1990 еллар башында Яхъя Нәбиулла улы нәшрият эше белән уңышлы шөгыльләнә, татар китаплары чыгара, анда татар тарихы, теле һәм мәдәнияте мәсьәләләрен күтәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100