«Буа икмәк заводы» хезмәт хакы буенча 1 миллион сумнан артык бурыч түләгән

Буа районында яшәүче 52 кеше хезмәт хакы алды.

 (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). «Буа икмәк заводы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять Татарстанда 1 миллион сумнан артык бурычны түләгән. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән үзара хезмәттәшлектә хезмәткәрләргә үз вакытында һәм тулысынча хезмәт хакын түләү буенча хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә», диелгән хәбәрдә.

Буа районы предприятиесе 52 эшчегә хезмәт хакы буенча бурычларын түләгән.