Баулыда яшәүче ир-ат тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында аздан үлми калган

Янгын бүген төнге икенче яртылар тирәсендә Баулының Калинин урамында чыккан.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында аздан гына һәлак булмый калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнге икенче яртылар тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Баулыда, Калинин урамында ике катлы күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.

Ике минут узуга урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр беренче каттагы төтен камап алган фатирга үтеп керә. Ванна бүлмәсендә фатирның хуҗасын табалар. 61 яшьлек ир-атны коткару битлеге ярдәмендә урамга алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар, алар зыян күргән ирне хастаханәгә алып китә. Табиблар ир-атка яну продуктлары белән агулану диагнозы куя.

Янгын сүндерүчеләр 4 минут эчендә 2 квадрат метр мәйдандагы утны тулысынча сүндерә. Янгында матрац һәм фатир хуҗасының шәхси әйберләре янып беткән.

Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.