Татарстанда көчле җилдә 10 нчы төзәтү колониясе биналары зыян күргән

Өч объектның түбәсенә зыян килгән

  (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 10 нчы төзәтү колониясенең өч объекты, көчле җил нәтиҗәсендә, зыян күргән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“Көчле җилдә тегү цехы, тегермән, насос станциясе биналары түбәләренә, барлыгы 1500 кв метр мәйданга зыян килгән”, - дип белдерелә хәбәрдә.