Татарстанда 13 мең кеше утсыз калган

Һәлакәт начар һава шартлары белән бәйле

  (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда һава шартлары начар тору сәбәпле, 5 муниципаль районда 49 торак пункт утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
“Бүген 15.06 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә “Сетевая компания” ААҖ диспетчеры Аксубай, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарында авария булу сәбәпле, электр уты сүндерелү турында белдерде”, диелгән хәбәрдә.
Шулай итеп, 13 мең кеше яши торган 49 торак пункт (155 трансформатор станциясе) утсыз калган. Һәлакәт урынында “Сетевая компания” ААҖ авария-торгызу бригадасы эшли.