Балтачта давыл шактый авылларга зыян салган

Агачларны кыркыган, электр баганасын аударган, түбәләрне куптарган...

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Балтачта күптән түгел булган давыл шактый авылларга зыян салган. Иске Салавыч авылында өйләрнең капка калайларын кузгаткан, агач башларын кыркып узган. Биредә иң күп зыянны амбар белән ферма хуҗалыгы күргән. Бәрәңге подвалының түбәсе, амбар склады, КСП, сөтчелек фермасы түбәләре – гарасаттан нык зыян күргән объектлар.

Яңгул авылында “ИВА-Мебель”нең реклама щитын фундаменты белән бергә еккан. Шеңшеңәрдә Зариповларның абзар түбәсендәге калайларны каршы як өйләрнең бакчаларына кадәр тараткан. Смәелдә күбрәк шәхси хуҗалыклар зыян күргән. Югары урамдагы 4 хуҗалыкның берсендә шушы хәл. Бер урамда шулай ук электр баганасын аударган. Мәктәп түбәсенә зыян килгән. Шеңшеңәрдә шулай ук зыян күргән хуҗалыклар бар. Чутайда да давыл җәмгыятьнең җитештерү комплексларына зыян салган, фермада стоянка түбәсен алып ыргыткан, авылның мәдәният йорты да шактый зыян күргән. Табигать бәла-казасы Салавыч Сәрдегәне авылындагы кайбер өй түбәләрен очырган, Пүскән, Чапшар авылларында да үзенең көчен күрсәткән, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” басмасы.