Казанда бер тәүлек эчендә килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 25 кеше зыян күргән

Бер тәүлек эчендә Казанда 2108 машина йөртүче һәм 804 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Узган ял көннәрендә Казанда 287 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 19 авария нәтиҗәсендә25 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә бүген Казан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.
Кичә 20.00 сәгатьтә Борисовский урамында мотоциклчы юл һәлакәтенә очрый. “Ямаха” мотоциклын “иярләгән” 31 яшьлек ир-ат идарәсен югалта һәм транспорт чарасы әйләнеп каплана. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчының баш мие селкенә.
9.45 сәгатьтә Әмирхан урамында 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Форд Фокус” автомобиле велосипедчыны бәрдерә. Авария нәтиҗәсендә 25 яшьлек зыян күрүче аягын имгәтә.
Узган тәүлектә Казанда 2108 шофер һәм 804 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 28 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.