news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр

23 яшьлек ир-ат Юрьев мәгарәсе тирәсендә 200 метр биеклектән егылган.

Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 21.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсе тирәсендә 23 яшьлек ир-атның ярдан егылуы турында хәбәр ителә.

Һәлакәт шаһитлары 1нче зональ янгын сүндерү-коткару отрядын каршы алган. 200 метр биеклектән егылган егет исерек тә булган.

Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100