Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Байкал аръягыннан килгән автомобиль йөртүчесе Татарстан юлында һәлакәттә үлгән
Чит ил машинасы пассажирын төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Байкал аръягыннан килгән внедорожник йөртүчесе Татарстан юлында йөк машинасына бәрелеп үлгән. Бу турыда фаҗига шаһитлары сөйләде.
Аларның сүзләренчә, һәлакәт кичә кич республиканың Әлмәт районында Яңа Суркино авылы янында булган.
Байкал аръягы крае номерлы «Тойота Ланд Крузер» внедорожнигы зур тизлектә «КАМАЗ»ның тагылма арбасына килеп бәрелгән. Аннары чит ил машинасын юл кырыена чыккан.
«Чит ил машинасы йөртүчесе урында ук үлгән. Пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озаттылар», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз