Мөслимдә кибетче өстенә төшкән түбә кисәгеннән үлгән

Һәлакәт урыныннан фотолар чыкты.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Мөслимдә хатын-кыз һәлак булган урыннан фотолар чыкты. Аларны шаһитлар җибәргән.Мөслимдә “Находка” кибетенең түбәсе килеп төшә. Түбә шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче өстенә килеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән кибетче үлә.Хатын-кыз ни булганын карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Давыл 450 кв.метр түбәне алып ташлаган.Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, хатын-кызны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Ул 17.23 сәгатьтә алынган җәрәхәтләрдән үлгән.