“Курицынские” җинаятьчел төркеменең 12 әгъзасына карата җинаять эше карала башлый

Татарстан Югары Судында “Курицынские” җинаятьчел төркеме эшчәнлегендә гаепләнүче 12 затка карата җинаять эшен карау процессы башлана
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2 нче июньдә “Курицынские” җинаятьчел төркеме эшчәнлегендә гаепләнүче 12 затка карата җинаять эше карала башлаячак. Суд процессы 10 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәр дип фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Тикшерү фаразлавы буенча, 1997 елның гыйнварыннан март аена кадәр, Яр Чаллыда Комсомолец базары директорының, контроль-ревизия хезмәте буенча урынбасары булып эшләгән Юрий Курицын, ГЭС һәм Сидоровка бистәләренең җинаятьчел төркемнәре өстеннән хакимлек урнаштыру максаты белән, “Курицынские” исемле тотрыклы кораллы банда оештыра. 2000 елның июленә кадәр шул оешманы җитәкли.
Тикшерү фаразлаганча, төркем составына Курицынның яшәү һәм эшләү урыны буенча таныш-белешләре дә кергән. Моннан тыш, 1998 елда банданың җинаяьчел эшчәнлегенә “Лагуновские” оешкан төркем вәкилләре дә җәлеп ителгән. Аның әйдаманы Курицынның кече туганы – 39 яшьлек Андрей Курицын булган. Шул рәвешле, җинаятьчеләр группировка тагын да зурайган.
Банда әгъзалары 2 Калашников автоматына, 2 кулдан ясалган пистолетка, карабин, винтовка, 3 граната, тротил һәм күпсанлы патроннарга ия булган. Җинаятьчел эшчәнлеге дәвамында, алар шактый кискен җинаятьчел гамәлләр кылырга өлгергән, алар арасында кеше үтерүләр дә бар.
Моннан тыш, бандада, наркотик чаралар куллануны тыйган бик кырыс дисциплина хөкем сөргән. Әйтик, 1999 елның 16 нчы мартында, төркемнең бер әгъзасы Черепановны, мондый тайпылыш өчен, Комсомолец базарының җыелу урыны – 2 нче павильонда үтергәнче чүкеч һәм автомобиль покрышкасы белән кыйныйлар.
Тикшерүчеләр фаразлаганча, Юрий Курицын бандасы, лидерларының Түбән Новгород өлкәсенә күчеп китүе аркасында, 2000 елның июлендә эшчәнлеген туктата.
Җинаять эше күләме 34 томны тәшкил иткән. 11 гаепләнүче сак астында тотыла, берсенә мөнәсәбәттә читкә чыкмау рәвешендәге чик кую чарасы билгеләнгән. Җинаятьчеләрнең күбесе үзләренә тагылган гамәлләрдә гаепле булуларын таныган.