Иптәшен үтергән ир-ат 7,5 ел гомерен колониядә үткәрәчәк

Чистай районы авылларының берсендә шешәдәшен үтергән яшүсмергә карата суд карары чыккан
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Суд утырышы барышында мәгълүм булганча, 2007 елның 30 нчы июнендә 35 яшьлек Владимир Кодочигов, элек караклык өчен хөкем ителгән 21 яшьлек Николай Максимов, Чистай районының Булдырь авылында Николай Старшовның йорты ишегалдында спиртлы эчемлекләр белән күңел ачып утырган була.
Шактый исергән Старшов шешәдәшләрен мәсхәрәли башлый, моның өчен җавап йөзеннән Кодочигов аңа сугып җибәрә. Бераз тынычлангач, Старшов янә иптәшләрен мыскылларга тотына. Кодочигов һәм Максимов тарафыннан кыйналса да, Максимовка бу аз тоела һәм ул йорт хуҗасын бау алып, буа башлый. Старшов урынында ук җан бирә.
Моннан тыш Максимов, гараж ачкычлары булуыннан файдаланып, үзе белән бергә яшәүче ханымның автомобилен куып китүдә һәм юл-транспорт һәлакәте тудыруда да гаепләнә. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, суд бу җинаятьләре өчен Максимовка, кырыс режимдагы төзәтү колониясендә 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели.