Татарстанда тагын ике кеше коронавирутан үлгән

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан барлыгы 463 кеше үлгән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. 1961 елда туган хатын-кыз һәм 1937 елда туган ир-ат үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 463 кеше үлгән.